“Туган авылым” күңел ачу комплексында яшь кунаклар өчен танылган алып баручы Айрат Заһриевтан иҗади мастер-класслар һәм күңел ачу оештырылачак
2 апрельдә аутизм проблемасы турында Бөтендөнья мәгълүмат таралу көнендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды балаларның үсешендә аерымлыклар килеп туган балаларга һәм аларның әниләренә бәйрәм оештыра. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
“Туган авылым” күңел ачу комплексында яшь кунаклар өчен танылган алып баручы Айрат Заһриевтан иҗади мастер-класслар һәм күңел ачу оештырылачак. Әлеге чара җылы дустанә мохиттә чәй эчү белән төгәлләнәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.
Теләктәшлек сыйфатында һавага зәңгәр шарлар очырылачак.
Башлана 14:00 сәгатьтә.