2018 елда Татарстанда ун урта мәктәп төзеләчәк

2018 елның 11 марты, якшәмбе

2018 елда Татарстанда 6,05 миллиард сумга ун гомуми урта белем бирү учреждениесе төзү планлаштырыла. Быел "Соловьиная роща", "Салават күпере" һәм "Светлая долина" торак комплексларында мәктәпләр төзеләчәк. Моннан тыш Алабуга, Чаллы, Чистай, Әгерҗе, Лаеш һәм Түбән Кама районнарында да яңа мәктәпләр барлыкка киләчәк. 2011-2017 елларда республикада 42 мәктәп сафка бастырылды. Бу...

2018 елда Татарстанда 6,05 миллиард сумга ун гомуми урта белем бирү учреждениесе төзү планлаштырыла.

Быел "Соловьиная роща", "Салават күпере" һәм "Светлая долина" торак комплексларында мәктәпләр төзеләчәк. Моннан тыш Алабуга, Чаллы, Чистай, Әгерҗе, Лаеш һәм Түбән Кама районнарында да яңа мәктәпләр барлыкка киләчәк.

 

2011-2017 елларда республикада 42 мәктәп сафка бастырылды. Бу максатларга 11,79 миллиард сум акча тотылды. Шулай итеп, 2017 елда Казан, Чаллы, Арча, Биектау һәм Ютазы районнарында яңа мәктәпләр төзелде. Бу эшләргә 4,34 миллиард сум акча китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International