Татарстаның дәүләт хезмәтләре порталында 1 марттан башлап "Казан ярминкәсе"нең Күргәзмәләр үзәгендә туй уздыру өчен гариза калдырып була. Туй тантанасын апрель-июнь айларында уздыру өчен, урын сайлау мөмкинлеге бар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.
Яшьләр парлар өчен "Казан" һәм "Свияга" заллары тәкъдим ителә.
2017 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан буенча яшь парларның 97 проценты туйларын электрон формада теркәде, диелгән әлеге хәбәрдә.