Президент: Без җәмәгать транспортына өстенлек бирергә тиеш

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

 

"Шәһәрдәге җиңел машиналарның 85 проценты ишегалларында тик кулланылмыйча тора", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда җәмәгать транспортына өстенлек бирелергә тиешлеген әйтте. Бу хакта ул башкала Думасы сессиясендә билгеләп узды.

Президент бүген троллейбуста барганын һәм канәгать калганын әйтте. Яңа 15 троллейбус, 10 трамвай кайтарылганын, метро станциясе ачылырга тиешлеген искәртте. Рөстәм Миңнеханов җәмәгать транспорты эше сыйфатын кайгырту буенча эшләргә тиешлекне билгеләп үтте. "Шәһәр автобуслар сатып алырга уйлый. Без әле тагын мөмкинлекләрне карыйбыз. Бүген статистика шуны күрсәтә: шәһәрдәге җиңел машиналарның 85 проценты - балласт, алар ишегалларында тик кулланылмыйча тора. Без җәмәгать транспортына өстенлек бирергә тиеш. Кешеләр җәмәгать транспорты, велоюллар булуын аңларга тиеш", - дип белдерде Президент.

Рөстәм Миңнеханов Казанда автобус маршрутлары буенча да мөрәҗәгатьләр булуын билгеләп узды. Илсур Метшинга бу сорауларны игътибар белән карарга кушты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International