Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә “Лада Приора” маркалы 40 автомобиль һәм 10 “Форд Фокус” бирелде.
Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә 50 яңа юл-патруль хезмәте автомобиле тапшырылды.
Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренә Татарстан бюджеты хисабыннан “Лада Приора” маркалы 40 автомобиль һәм “Форд Фокус” маркалы 10 машина бирелде.
Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул Татарстанда ЮХИДИ хезмәтенең оператив һәм нәтиҗәле башкарылган хезмәтләрнең берсе булуын билгеләп узды.
“Быел республикада халыкара дәрәҗәдәге җитди чаралар, шул исәптән футбол буенча дөнья чемпионаты узачак. Билгеле, ЮХИДИ хезмәтенә эш күп була. Сез алга куелган бурычларны һәрвакыт югары дәрәҗәдә башкарып килдегез. Республика сезнең хезмәттә матди-техник базаны ныгытуда ярдәм итте һәм алга таба да ярдәм итәчәк”, - дип билгеләп үтте Миңнеханов.