Австриядәге узышлар ике көн дәвам итә.
Иртәгә – 27 гыйнварда Австриядә (Зеефельд) чаңгы ярышлары буенча Дөнья кубогының 10 нчы этабы старт ала. Россия җыелмасына Татарстан чаңгычылары да кергән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстанның Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясеннән җиткерделәр.
"Халыкара чаңгы спорты федерациясе карамагында узачак Австриядәге ярышларда Россия данын Татарстаннан Мария Давыденкова, Егор Казаринов һәм Анна Нечаевская яклаячак", – диделәр федерациянең матбугат хезмәтеннән.
Ярышлар ике көн дәвам итә: беренче көнендә ирекле ысул белән индивидуаль спринтта җиңүчеләр ачыкланса, якшәмбегә шундый ук стильдә масс-старт билгеләнгән.
Сүз уңаеннан, Татарстан чаңгычысы Анна Нечаевская Олимпиадада да катнашачак.