Путин вуз сайтларында чыгарылыш студентларының портфолиоларын урнаштыру идеясен хуплады

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

 

Диплом алучыларның да оешма-предприятиеләр турында күзаллавы булырга тиеш, ди Президент.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Югары уку йортлары порталларында чыгарылыш студентларының портфолиоларын урнаштыру кирәк. Шул сәбәпле, оешма-предприятиеләр яшь белгечләр турында тиз арада мәгълүмат алачак. Россия Президенты Владимир Путин бүген федераль университет вәкилләре катнашында узган телекүпердә яңгыраган бу тәкъдимне хуплады. Турыдан-туры элемтә Казан федераль университетында оештырылган иде.

“Мәгълүмати технологияләрдән мөмкин булганның барысын да кертергә кирәк. Мөмкинлекләр күп бит. Мин укыган университеттагы хәлләр мине сөендерә. Әлбәттә, эш белән тәэмин итүче үзенә кирәкле кандидат турында мәгълүмат алса, яхшырак, бу эшкә урнашу өчен файдага булачак”, - диде ул. Владимир Путин уку йортларын тәмамлап диплом алучыларның да оешма-предприятиеләр турында күзаллавы булырга тиеш, дип саный. Ул университетлар җитәкчелегенең бу мәсьәләне кайгыртырга тиешлекләрен әйтте. Бу яшьләргә белгечлекне сайларга да булышачак, дип саный Илбашы.

Искәртеп үтик, бүген Владимир Путинның студентлар белән очрашуында федераль университетларның әһәмияте, студентларны эшкә урнаштыру мөмкинлекләре турында сүз барды. Модератор – КФУның юридик факультеты аспиранты Динар Вәлиев иде. Ул чыгышында, федераль статусны алган вакыттан бирле, университетның үз үсешендә зур адым белән алга китүен билгеләп узды. Динар Вәлиев оешма-предприятиеләр өчен КФУны тәмамлаган яшьләрнең абруе күтәрелүен, дөньяның 60 иленнән чит ил партнерлары тарафыннан игътибар булуын билгеләп узды. Динар Вәлиев Татарстандагы талантлы яшьләргә алга этәргеч бирүче “Алгарыш” грант программасы турында да сөйләде. Владимир Путин аннан соң: “Сездә “Алгарыш” программасы бар дидеңме әле? “Магарыч” сүзе белән бутамаска! Хәтта Татьяна көнендә дә!” – дип шаяртты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International