2017 елда Татарстанның 27 торак пункты яңа юллар белән тоташтырылды

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

 

Торак пунктлар арасында барлыгы 90 чакрым озынлыкта асфальт юллар пәйда булды.

(Казан, “Татар-информ”, Гүзәл Гайнанова). 2017 елда Татарстанда 27 торак пункт яңа асфальт юллар белән тоташтырылды. Юлларның гомуми озынлыгы – 9 чакрым тирәсе. Бу торак пунктларда халык барлыгы 5 мең кешене тәшкил итә. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

 

Соңгы 7 елда Татарстанда барлыгы 58 мең кеше гомер иткән 400 авыл торак пункты арасында юллар төзелде.

 

 

Киләсе елда тагын 20 торак пунктны тоташтыру планлаштырыла. Барлыгы 6 чакрым юл төзелергә тиеш. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International