Марат Әхмәтов: кооперативлар үз тирәсенә кызыксынучы партнерларны тупларга тиеш

2017 елның 17 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында президиумның һәм Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе советының киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, Ришат Хәбипов, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, КФХ башлыклары, районнарның фермерлар крестьян хуҗалыклары ассоциацияләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Утырыш башында республикада 2017 елның 10 аенда кече хуҗалыклар эшчәнлегенә йомгаклар турындагы нотык белән Камияр Байтемиров чыгыш ясады. «Агымдагы ел җиңел булмады, шулай да кече хуҗалыклар эшчәнлегенә йомгаклар уңай, – диде ул. – Татарстан игенчеләре быел 5 миллион тоннадан артык ашлык җыйдылар, уңдырышлылык – гектардан 33 центнер. Кайбер крестьян-фермер хуҗалыкларында бу күрсәткеч 60 центнерга җитте».

Бүгенге көндә крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 381,3 баш эре мөгезле терлек исәпләнә (республика буенча гомуми саннан 37,1%).

«Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, крестьян-фермер хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем үсеше 16% тәшкил итте», – дип өстәде Камияр Байтемиров.

«Без шулай ук һөнәри юнәлештә дә эшчәнлек алып барабыз. Казан кооператив институты белән килешү төзедек, Казан химия-технология институты (КНИТУ) белән дә килешү төзелә – Балык Бистәсе районының “Зур Елга” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы базасында студентларның практика узуы турында», – дип сөйләде Камияр Байтемиров.

Аннары районнарның фермерлар крестьян хуҗалыклары ассоциацияләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре чыгышлар ясадылар. Чүпрәле районыннан Ринат Шәрәфетдинов катнашучыларны кече хуҗалыкларны үстерү һәм үзенең КФХ эшчәнлеге турында сөйләде «Районда фермерлык секторы 1995 елдан эшли башлады. Бүгенге көндә 60тан артык КФХ исәпләнә., эшкәртүдә 14 мең гектардан артык җир бар (районда эшкәртелә торган җирнең 22%ын тәшкил итә)», – диде Ринат Шәрәфетдинов.

Ул 3 мең гектарда үзе бөртекле, кузаклы культуралар, шикәр чөгендере һәм көнбагныш үстерә. Ашлыктан 5 мең тонна уңыш алган, уртача уңдырышлылык – гектардан 40 центнер артык. . «Уңышның сере – сыйфатлы орлык материалы, туфракны тирән эшкәртү һәм известьлау», – диде фермер.

Ул быел үсемлекчелек продукция сатудагы кыенлыкларга да тукталды.

Буа районыннан Җәмил Дәүләтшин чыгыш ясады. Ул кече хуҗалыкларның башкарма һәм закон чыгару органнары белән нәтиҗәле эшләү үзенчәлекләре турында сөйләде. «Безнең районда даими рәвештә фермерлар һәм хакимият вәкилләре белән очрашулар оештырыла, – дип сөйләде ул. – Аларда кече хуҗалыкларны үстерү, дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм башка агымдагы проблемалы хәлләр турында фикер алышулар уза. Шулай ук шәхсә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә бар. Безнең фермерлар алар белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә, бу барлыкка килә торган мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә ярдәм итә».

Балык Бистәсе районыннан «Алтын Капка» авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Илнар Габдриев чыгыш ясады. «Без “Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү” программасы буенча 14 миллион сум күләмендә грант оттык, үзебездән 9,5 миллион сум кушып, кирәкле җайланмалар сатып алдык, шул исәптән азык җыю комбайны, чапкыч, ашлык киптерә торган җайланма. Безнең кооперативка 16 пайчы керә, безнең киләчәккә планнар зур», – диде ул.

«КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү”, “Яшь фермерларга ярдәм”, «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү” программалары – болар авылда эшлекле активлыкны арттыра торган база, – диде Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов. – Киләсе елда бу программалар өчен 750 миллион сум салынды. Моннан тыш, “Яшь фермерларга ярдәм” программасы буенча грант алу шартлары үзгәрә – грант алучы үз акчаларын 40% түгел, ә 20% кертергә тиеш була».

Министр авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары җитәкчеләрен бу берләшмәләрдә катнашучылар санын арттырырга өндәде. «Кооперативны керем чыганагы дип кенә карыйсы түгел, ул үз тирәсенә кызыксынучы партнерларны тупларга тиеш», – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Утырыш азагында министр фермерларның һәм кооперативлар җитәкчеләренең күпсанлы сорауларына җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International