Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 137 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 5 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 84 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 23 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3790 кеше килгән, 3492 пассажир киткән.