Салкын тиюнең беренче билгеләре күренгәндә истә тотарга кирәкле 3 КИҢӘШ

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Мунчага яки саунага керегез, алары булмаса, кайнар душ та файдалы;

Имбир белән кайнар чәй эчегез. Иң ях­шысы – яшел чәй;
суган, лаванда маен иснәгез;

Ингаляция ясагыз. Кайнар су тутырылган кәстрүлгә эфир мае (лаванда, канәфер, бергамот, артыш, календула) яки «Золотая звезда» дигән вьетнам бальзамын (шырпы башы кадәр генә) салып, башыгызга сөлге каплап, кайнар парны сулагыз. Ингаляцияне баштагы беренче көндә генә ясарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International