Элемтәдә тору

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов “Чиста Татарстан” программасының туры эфирында чыгыш ясады. Сүз Экология елы кысасында урман үстерүчеләр тарафыннан уздырылган чаралар турында, табигатьне саклау акцияләренең әһәмияте турында, халыкны экологик яктан агарту һәм мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге турында барды.

Гражданнарны экологик агарту урман үстерүчеләр миссияләренең берсе булып тора. Ел саен Министрлык һәм Министрлыкка буйсынучы учреждениеләрнең белгечләре республика мәктәпләрендә Урман дәресләре уздыра. Анда балаларга урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт турында сөйлиләр. Быел республиканың һәр районында мәгариф учреждениеләрендә меңнән артык шундый дәрес уздырылды. Экологик агарту кысасында министрлык “Татарстанның чиста урманнары”, “Урман утырту көне”, “Урман атнасы” дигән акцияләр, балалар өчен экология юнәлешендәге төрледән-төрле конкурслар уздыра, янгынга каршы тематикага багышланган өләшмә материаллар – плакатлар, буклетлар, листовкалар һәм күп кенә башка әйберләр бастырып чыгара.

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзүгә хокук сату буенча аукционнар турында да сөйләшү булды. Алар Министрлыкта айга 2-3 тапкыр үткәрелә, ел башыннан бирле 16 аукцион үткәрелеп, аларда 70кә якын эшкуар катнашкан. Бу аукционнар урманнарның санитар халәтенең тотрыклылыгын сакларга ярдәм итә, дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International