Бу чир дөньяда, шул исәптән Россиядә, үлем һәм гариплекнең төп сәбәпләренең берсе санала.
Әлеге дата 2004 нче елда кертелгән, ул вакытта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инсультны глобаль эпидемия дип игълан итте. Кан тамырлары авыруларына барлык үлем очракларының яртысыннан артыгы туры килә, аның һәр бишенчесе эшкә сәләтле яшьтәгеләрнең гомерен өзә. Россиядә инсульттан үлем күрсәткечләре – дөньяда иң югарыларның берсе. Һәр 100 мең кешегә 175 үлем туры килә.
Илкүләм инсульт регистры мәгълүматлары буенча, шушы авыруны кичергән 31 процент кеше чит кеше ярдәменә мохтаҗ, 20 процент кеше мөстәкыйль йөри алмый, исән калганнарның бары тик 8 проценты гына элеккеге эшенә кайта ала.
Инсультның беренче факторлары:
1. Кешенең кан басымы даими рәвештә югары тора. Кан басымы югары булган кешеләргә инсульт иң беренче чиратта яный.
2. Йөрәк тибеше бозылуы шулай ук инсультка китерегә мөмкин.
3. Канда холестиринның күп булуы үзен берничек тә сиздерми. Шуңа күрә даими рәвештә кан анализы биреп тору зарур.
4. Тәмәке тарту, аракы эчү, артык күп ашау һәм башка начар гадәтләр дә инсульт китереп чыгарырга мөмкин.
Инсульттан ничек сакланырга?
Галимнәр тикшерүләренә караганда, тәмәке тартмаган кешеләр арасында инсульт очраклары - 20% ка, спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүчеләр арасында 15%ка кимрәк икән. Кешенең кан басымы югары булган очракта аны даими күзәтеп торырга, табиблар киңәшен үтәргә кирәк.
Күп кенә кешеләр үзләренең сәламәтлегенә бик салкын карыйлар. Статистик мәгълүматларга караганда, ун кешенең өчесе генә баш мие кан әйләнеше кискен бозылган очракта ашыгыч ярдәм машинасы чакыра. Калган җидесе сәламәтлек өчен бик тә мөһим булган вакытны әрәм итә. Шуны да истә тотарга кирәк, инсульт вакытында кешенең бер генә органы да авыртмый. Авыру кешенең кулы һәм аягы гына оерга мөмкин. Әмма бу очракта да кеше хәрәкәтсез ятып кына оеган, дип уйлап кул-аягына массаж ясый башлый. Ә мидицина ярдәме ашыгыч булырга тиеш.
Инсульт булган кешеләрне 3-5 сәгать эчендә дәвалый башласаң, дәва нәтиҗәсе күпкә отышлырак була. Ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче кешене тынычлыкта калдырырга кирәк. Ул ята торган бүлмәдә саф һава тәэмин итү зарур. Кешегә бернинди дару бирергә ярамый, аны ашату да зыян гына китерә.
Кешенең хәле начар икәнлеген ничек белергә?
Өй шартларында инсультны ачыклауның бик гади генә ысулы бар. Әлеге ысул 80% кешегә дөрес диагноз бирә. "Йөз-кыяфәт – Кул – Сөйләм - Вакыт". Берничә гади генә хәрәкәт һәм барысы да ачыклана.
Мондый алымның асылы түбәндәгедән гыйбарәт:
1. Авыру кешедән елмаюын һәм тешләрен күрсәтүен үтенергә кирәк. Инсульт вакытында кешенең йөзе чалшая – авыз кырые бер якка асылынып төшә.
2. Авыру кеше утырган килеш 5 секунд дәвамында ике кулын да 90° ка, ә яткан килеш 45°күтәреп торырга тиеш. Инсульт вакытында бер кул килеп төшә.
3. Пациенттан гади генә сүз әйтүен үтенергә кирәк. Инсульт вакытында кешенең әйткән сүзе аңлашылмый яисә ул бөтенләй сүзен әйтә алмый торган дәрәҗәдә була.
Югарыда санап кителгән билгеләрнең берсе генә булса да сездә шик тудыра икән, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.
Тестны «яхшы» үтте дип инсультны бөтенләй үк кире кагарга ярамый. Пациентны кан әйләнеше буенча нәрсә дә булса борчый икән, табиб белән киңәшләшү зарур. Чөнки кеше микроинсульт та кичерергә мөмкин. Ә аның билгеләре бик тиз үтеп китүчән. Әмма тынычлану озакка бармаячак. Кагыйдә буларак, икенче тапкыр инде инсульт тагын да күбрәк зыян сала.
Проблеманы хәл итүдә профилактика чаралары зур әһәмияткә ия. Россиядә «Скажи инсульту «нет» - протяни руку здоровью!» акциясе уздырыла. Бу көнне табиблар һәм аларга ярдәм итүче волонтерлар халык белән эш оештыра, риск факторларына экспресс-диагностика үткәрә. Моннан тыш, Россиядә авыручыларның туганнары төркеме һәм Инсультка каршы көрәш буенча илкүләм ассоциация инициативасы буенча, 2006 нчы елда инсульт белән авыручыларның туганнарына ярдәм итү буенча «ОРБИ» төбәкара фонды булдырылган.
Сәламәт булыгыз!
Гөлчәчәк ГАЗИЗУЛЛИНА, Биектау үзәк хастаханәсенең врач-неврологы