Президент Юлламасында мәгариф, фән, мәдәният өлкәләренә бик зур игътибар бирелде, ди депутат.
(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасының кайсы өлешләрен иң әһәмиятле дип санавын әйтте.
"Бүген безгә Юлламасында игълан Президентның иткән мәгариф, фән, мәдәният өлкәләренә бик зур игътибар бирелде. Тел мәсьәләсе дә кузгатылды, чөнки бүгенге көндә иң катлаулы проблемаларның берсе, иң кискен проблемаларның берсе – туган телне өйрәнү мәсьәләсе, рус телен һәм камилләштерү мәсьәләсе фәнгә игътибарны арттыру мәсьәләсе. Юлламаның төп мәгънәсе минем аңлавым буенча болайрак булды: бүгенге көндә безнең иң төп бурычларыбызның берсе, кешенең тормыш сыйфатын, яшәү сыйфатын күтәрү һәм бу сыйфатын күтәрү яшәү өчен ниләр эшләргә кирәк. Билгеле, ул мәдәниятле кеше булырга тиеш, ул белемле кеше булырга тиеш һәм монда фәнгә игътибарны арттырырга кирәк, бу яктан караганда без милли телне һич кенә читләтеп дә китә алмыйбыз.
Президентның миңа бик тә ошаган тагын бер җөмләсе булды шул, ул да булса - ике телне белгән кеше дә республикада, ул конкурентлы кеше, ул башка кешедән бер башка югарырак шикелле. Чөнки әгәр Татарстанда ике дәүләт теле бар икән, ул Татарстандагы кешеләрнең ике канаты бар шикелле. Әгәр ул бер булмаса канаты, биеклеккә, күтәрелә югары, югары оча алмый. Шуңа күрә безнең республикабызда ике дәүләт телен белү ул бүгенге көндә иң зур бурычларыбызның берсе. Бу өлкәдә шактый эшләр эшләнә. Билгеле, проблемалар да бар һәм Президентның бүген безгә игълан иткән юлламасын дөньяга ашыру программасын безгә аңлатты. Без, һичшиксез, күз алдында тотачакбыз һәм бу планда тел мәсьәләсенә дә, мәдәният мәсьәләсенә дә урын булачак. Әмма тагын бик игътибарга җөмләләр лаек булды, ул булса да, Татарстанның йөз еллыгына багышлап, Татарстан милли китапханәсе өчен һәм Концерт залы өчен яңа биналар салу. Бу мәсьәләләр һәм безнең инде күптән күтәрелә республикада, ниһаять, хәл ителер дип көтәбез.
Разил Вәлиев Президентның милли педагогика институты кирәклеге турындагы фикерләренә дә мөнәсәбәтен белдерде.
"Без бу мәсьәләне комитетта караган үзебезнең идек, Дәүләт Советында да караган идек һәм бу, минемчә, бүгенге көндә шулай ук актуаль. Бүгенге көндә безгә белемле, телдә милли укыта, татар телендә дәресләрне алып бара, татар телен өйрәтә, татар әдәбиятын укыта торган белгечләр, укытучылар, педагоглар җитми. Без моны бик яхшы аңлыйбыз Президент та һәм бүгенге юлламасында бу мәсьәләгә аерым тукталды, киләчәктә бу, һичшиксез, хәл ителәчәк һәм безнең бу безнең мәгариф системасына өстәмә куәт бирәчәк".