Алан-Бәксәр авыл җирлегендә физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар ункөнлеге.

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Алан-Бәксәр авыл җирлегендә 2 декабрь көнне "Йөрәктән - йөрәккә" хәйрия марафоны башланып китте. Марафон безнең җирлектә дүртенче ел рәттән уздырыла. Тумыштан гарип бала тәрбияләүче гаиләләргә (андыйлар бездә биш гаилә) һәм физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга ярдәм итү өчен акча җыю 8 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге көнгә 32174 сум акча җыелды инде. Бу акчалар комиссия тарафыннан инвалид балаларга бүлеп биреләчәк, бер өлеше җирлектә яшәүче барлык инвалидларга азык-төлек пакетлары алырга тотылачак. Акча җыюда авыл җирлеге депутатлары, эшмәкәрләр, шулай ук авыл халкы үзләреннән зур өлеш керттеләр.

Соңгы яңарту: 2015 елның 4 декабре, 18:18

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International