24 октябрь көнне Алан-Бәксәр авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм Алан-Бәксәр гомуми төп белем бирү мәктәбе укучылары “Җир шарына Бакча Бүләк ит!” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

24 октябрь көнне Алан-Бәксәр авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм Алан-Бәксәр гомуми төп белем бирү мәктәбе укучылары “Җир шарына Бакча Бүләк ит!” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Бу көнне алар Алан-Бәксәр авылындагы чишмә буена һәм Ашыт урманчылыгы территориясенә 100 төп алмагач, 100 төп груша агачы һәм 30 төп артыш куагы утырттылар. Үсентеләрне “Туган як урманы” (“Родной лес”)  иҗтимагый хәрәкәте активистлары кайтарды. Бу хәрәкәтнең максаты – табигатьтә үсемлек төрләренең балансын торгызу һәм биотөрлелекне үстерү.


Соңгы яңарту: 2015 елның 27 октябре, 15:40

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International