Опека һәм попечительлек органнарының төп бурычлары:

  • социаль яклауга мохтаҗ ятим балаларның, тәрбиячесез һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның, балигъ булмаганнарның тормышы һәм тәрбиясе өчен оптималь шартларны тәэмин итү, аларның карап тотылуын, тәрбияләнүен һәм белем алуын контрольдә тотуны гамәлгә ашыру;
  • суд тарафыннан хокуктан файдалануга сәләтсез яисә хокуктан файдалану сәләте чикләнгән дип танылган балигъ булган затларның һәм сәламәтлеге торышы буенча опекага һәм попечительлеккә мохтаҗ хокуктан файдалануга сәләтле балигъ булган затларның тормышы өчен оптималь шартларны тәэмин итү;
  • балигъ булмаганнарның, шулай ук, суд тарафыннан хокуктан файдалануга сәләтсез яисә хокуктан файдалануга сәләтсез дип танылган балигъ булган затларның һәм сәламәтлеге торышы буенча мөстәкыйль рәвештә үз хокукларын гамәлгә ашыра һәм яклый һәм үз бурычларын үти алмаган балигъ булган хокукка сәләтле затларның мөлкәти һәм мөлкәти булмаган шәхси хокукларын һәм закон белән саклана торган мәнфәгатьләрен яклау.

Төп бурычларны хәл итү кысаларында Биектау муниципаль районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек хезмәте үз компетенциясе чикләрендә түбәндәге функцияләрне башкара:

  • ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, гаиләдә тәрбиягә тиешле шартлар булмаган балигъ булмаганнарны, шулай ук суд тарафыннан хокукка сәләтсез яисә хокукка өлешчә сәләтсез дип танылган яисә хокукка сәләтле балигъ булган, сәламәтлеге торышы буенча үз хокукларын мөстәкыйль гамәлгә ашыра алмаган һәм алар өстеннән опека яисә попечительлек урнаштыруга мохтаҗ балигъ булган затларны ачыклау һәм исәпкә алуны оештыра һәм гамәлгә ашыра;
  • ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балигъ яшьтәге, суд тарафыннан хокуктан файдалануга сәләтсез яисә хокуктан файдалануга өлешчә сәләтсез дип танылган балигъ булган затлар өстеннән опека һәм попечительлек билгели;
  • Сәламәтлек торышы буенча мөстәкыйль рәвештә үз мәнфәгатьләрен гамәлгә ашыра һәм яклый һәм үз бурычларын башкара алмаган балигъ булган хокукка сәләтле затларга патронаж рәвешендә попечительлек урнаштыралар, аларның затлары ризалыгы белән;
  • опекуннарны һәм попечительләрне билгелиләр;
  • опекуннарны һәм попечительләрне үзләренә йөкләнгән вазыйфаларны үтәүдән азат итәләр яисә читләштерәләр;
  • тәрбиягә бала алучы ата-аналар белән баланы (балаларны) тәрбиягә бирү турында шартнамәләр төзиләр;
  • опекун яисә попечитель, уллыкка алучы, тәрбиягә алган ата-ана бурычларын үтәргә теләүче һәм үтәргә сәләтле затларны сайлап ала һәм исәпкә ала;
  • ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә тәрбиягә бирү турында, ә мондый мөмкинлек булмаганда - ятим балалар яисә, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен учреждениеләргә тапшыру турында карарлар кабул итә һәм аларны тоту, тәрбияләү, белем бирү шартларын тикшереп тора;
  • балигъ булмаганнарның һәм тәрбиягә алынучыларның торакка хокукларын яклау, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен аларны торак белән тәэмин итү өчен муниципаль торак фондлары төзү күрә;
  • тәрбияләнүче затның күчемсез һәм кыйммәтле күчемле мөлкәте белән идарә итүчене билгелиләр, аның белән Россия Федерациясе законнарында каралган очракларда һәм тәртиптә мондый мөлкәт белән ышанычлы идарә итү турында шартнамә төзиләр;
  • хокукка сәләтсез яисә хокукка сәләте чикләнгән балигъ булмаган затларга читләштерү буенча алыш-бирешне гамәлгә ашыруга рөхсәт бирәләр, шул исәптән алмаштыруга, мөлкәтне бүләк итүгә, аны наемга (арендага) бирүгә, түләүсез файдалануга яисә залогка тапшыруга, күрсәтелгән затларга караган хокуклардан баш тартуга, мөлкәтне бүлүгә, аннан өлеш бүлеп чыгаруга, шулай ук балигъ булмаганнарның, хокукка сәләтсез яисә хокукка сәләте чикләнгән затларның мөлкәтен киметүгә китерерлек башка теләсә кайсы алыш-бирешкә;
  • әлеге торак урын милекчесе гаиләсенең опекада яисә попечительлектә яшәүче әгъзалары йә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балигъ булмаган милекченең гаилә әгъзалары (опека һәм попечительлек органына бу турыда билгеле), шул уквакытта күрсәтелгән затларның хокукларына яисә закон белән саклана торган мәнфәгатьләренә кагылсалар, торак урынны читләштерү буенча алыш-бирешләр кылуга рөхсәт бирәләр;
  • социаль наем шартнамәләре буенча бирелгән һәм әлеге торак урыннарны яллаучыларның гаилә әгъзалары булып торучы балигъ булмаганнар, хокукка сәләтсез яисә хокукка сәләте чикләнгән гражданнар яши торган торак урыннарны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән тәртиптә алмаштыруга рөхсәт бирә;
  • балигъ булмаганнарның һәм тәрбияләнүчеләрнең законлы вәкилләре үз бурычларын тиешенчә файдаланмаган очракларда шәхси һәм мөлкәти хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны гамәлгә ашыра;
  • судка дәгъвалар тапшыралар һәм тәрбиядәге баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга бәйле эшләр буенча суд утырышларында катнашалар;- федераль законнарда каралган очракларда балигъ булмаганны тулысынча эшкә сәләтле дип игълан итү турында карар кабул итә;
  • РФ һәм ТР законнарында каралган очракларда һәм тәртиптә балигъ булмаганның фамилиясен, исемен, атасының исемен бирү яисә үзгәртү мәсьәләләрен хәл итәләр;
  • тәрбияләнүчеләрне тоту, аларны карау, аларны дәвалау, аларның мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау мәсьәләләрен хәл итәләр, аларга законнарда билгеләнгән тәртиптә һәм күләмдә акча түләүне билгелиләр;
  • опекуннарга һәм попечительләргә, тәрбиягә бала алучы ата-аналарга тәрбияләнүчеләрне тәрбияләүгә, укытуга, ялын оештыруга практик ярдәм күрсәтә;
  • опекуннар һәм попечительләр эшчәнлегенә күзәтчелек итәләр;
  •  җәмәгатьчелекне опека һәм попечительлек органнары эшенә җәлеп итәләр;
  • опека һәм попечительлек мәсьәләләре буенча гражданнарның тәкъдимнәрен, гаризаларын, шикаятьләрен карыйлар һәм кирәкле чаралар күрәләр.


Телефон: 8(84365)2-32-69
E-mail:



Телефон: 8(84365)2-32-69
E-mail:



Телефон: 8(84365)2-32-69

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International