Акчаның 100 млн сумы Әлмәткә - Зифа Балакина урамындагы паркны төзекләндерүгә бирелә.
Татарстан төбәк филиалының кредит портфеле 2018 елның 1 июленә 29 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән юридик затларның портфеле 18 млрд сум диярлек, физик затларныкы – 11 млрд сум.
“Агрокөч” холдингы Татарстанда беренчеләрдән булып Россия авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен ташламалы кредитлауның яңа механизмы кысаларында финанслана башлады. 2018 елда сезонлы эшләргә җибәрелгән кредит акчалары күләме 1,8 миллиард сумнан артык тәшкил итә, узган елда 0,72 миллиард сум булган иде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре көзге бодай орлыклары сортларына грунт контроле уздырдылар. Комиссия составына «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУ, «Госсорткомиссия» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы, «Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы вәкилләре, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре, шулай ук «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе вәкилләре кергән иде.