«Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы 2018 елның беренче яртыеллыгына йомгаклар ясады

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Татарстан төбәк  филиалының  кредит  портфеле  2018 елның    1 июленә  29 млрд сум  тәшкил итә, шул  исәптән  юридик затларның   портфеле    18 млрд сум диярлек,  физик затларныкы  –  11 млрд сум.

Филиал, гадәттәгечә, сезонлы  эшләрне ремонтлауга  аерым  игътибар  бирә. 2018 елның  беренче  яртыеллыгында бу  максатлар  өчен    7,6 млрд сум  акча бирелде.

Төп юнәлешләрнең берсе -  төбәктә  кече  эшкуарлыкка  ярдәм  итүне  үстерү.    2018 елның  беренче  яртыеллыгында   «Россельхозбанк” АҖенең  Татарстан  филиалы акече һәм урта  бизнес белән шөгыльләнүчеләргә   1,5 млрд сум  кредит бирде.  Бу  категориядәге  клиентларның  кредит  портфеле    2,7 млрд  сумнан  артып  китте.  Шулардан  сезонлы  эшләргә кредит акчалары    37% тәшкил итә,  терлекләр, җиһазлар  сатып алуга һәм башка   инвестиция максатларына   – 48%,  әйләнештәге   акчаларны  тулыландыруга  –  11%.  Банкның  республикада  крестьян-фермер хуҗалыкларын кредитлаудагы   өлеше   98% тәшкил итә.

Физик  затларның җәлеп ителгән акчалары  сегментында  да  уңай  динамика  күзәтелә, аларның  күләме    15,5 млрд суга  җитте, елга   7%ка  (1 млрд сумга) артты. Моннан  тыш,   филиал   халыкны  кредиталу күләмнәрен  дә  арттыруны   дәвам итә, 2018 ел башыннан    3,5 млрд сум кредит бирелгән.

«Россельхозбанк» АҖ – универсаль банк һәм ул төбәкнең  кече һәм урта  бизнес сегментында  эшләүче предприятиеләренә банк хезмәтләренең тулы  комплексын биреп, алар  белән актив   хезмәттәшлек итә. Бизнес партнеры   буларак,  Банкка ышыныч белдерү,   депозит  продуктлары  буенча  уңайлы  шартлар һәм ышанычлылык рейтингының югары  булуы зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек  бирә», – дип  билгеләп үтте Банкның Татарстан    төбәк   филиалы   директоры  Ләлә Кудермәтова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International