Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре көзге бодай орлыклары сортларына грунт контроле уздырдылар

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  белгечләре  көзге  бодай орлыклары сортларына грунт  контроле уздырдылар.   Комиссия  составына  «Татарстан төбәкара    ветеринария   лабораториясе» ФДБУ,   «Госсорткомиссия» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы,      «Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы вәкилләре, Татарстан  авыл  хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү институты  галимнәре,  шулай  ук    «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе вәкилләре  кергән иде.

Тикшеренүләр Зәй дәүләтсорт кишәрлеге  базасында узды.  Тикшернүләрдән күренгәнчә,   96 үрнәктән 12се сорт чисталыгы таләпләренә туры  килми.   Грунт сорт тикшерүен  уздыру  өчен   408 проба чәелгән иде.

Грунт сорт тикшерүен сорт чисталыгын  һәм орлыклар  төрен  билгеләү өчен     уздырыла.  Мондый  чаралар   авыл хуҗалыгы   культуралары  орлыкларын    алдап сатучыларны  ачыкларга  ярдәм  итә.  Язгы  бодай, арпа һәм борчак орлыкларына грунт  контроле июль азагында  уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International