ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы культураларының уңышын арттыру өчен җирләрне биологияләштерү һәм туфракның уңдырышлылыгын арттыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Фикер алышуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Милли технология палатасында оештыру комитеты рәисе, «Биоцентр» ГК ФҖБ (НПО) ҖЧҖенең генераль директоры Александр Харченко, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты.

Бүгенге көндә Ростов өлкәсендә «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IV илкүләм чемпионатының сайлап алу туры уза. Ярышлар Качкан поселогында Октябрьск аграр-технологик техникумы базасында оештырылган.

 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе республикада яшәүчеләрне көчле җил булачагы турында кисәтә

 

"Республиканың дәүләт теле бөтенләй башка проблема, ул туган тел белән бәйле түгел", - ди Марат Галиев

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты. 

Туган тел -  һәр кеше өчен иң якын, иң кадерле төшенчә. Шул кадерле мирасны киләчәк буынга тапшыру,  балаларны кечкенәдән туган телне ихтирам итәргә, дөрес сөйләшергә өйрәтү - безнең бурычыбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International