Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты. 

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырыш темасы – «Укыту һәм тәрбия сыйфатына йогынты ясаучы факторларны өйрәнү коралы буларак, гражданлык белемен бирүне халыкара чагыштырма тикшеренү нәтиҗәләре»

Утырышны ачып, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов гражданлык белемен бирүне үстерү буенча муниципаль юл карталары эшләргә кирәклекне билгеләп үтте.  

«Гражданлык белемен бирүнең мөһимлеген исәпкә алып, без республика Президенты белән килештерү буенча халыкара тикшеренүдә катнаштык, аңа 148 мәктәптән 3 меңнән артык сигезенче сыйныф укучысы керде. Тикшеренүдә тагын педагоглар һәм мәктәп җитәкчеләре дә катнашты. Муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләренә бу тикшеренү нәтиҗәләрен җентекләп өйрәнергә кирәк һәм гражданлык белемен бирүне үстерү буенча муниципаль юл карталары эшләргә кирәк», – диде Р. Борһанов.

2016 елгы гражданлык белемен бирүне үстерү буенча чагыштырма тикшеренү нәтиҗәләре белән «Учительская газета» баш мөхәррире Петр Положевец таныштырды.

Ул билгеләп үткәнчә, Россия бу тикшеренүдә 1999, 2009 һәм 2016 елларда катнашты. 2016 елда төп тикшеренүдә Татарстан да катнашты.  

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча Татарстанның мәгариф оешмалары җитәкчеләренең 73 проценты граждан белемен бирүнең төп максатлары гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турындагы белемнәрне таратуга ярдмә күрсәтү дип саный. 45 проценты өчен – укучыларда тәнкыйди һәм бәйсез фикер йөртүне хуплау һәм социаль, сәяси һәм  гражданлык белемнәрен алга сөрү. 38 процент өчен – әйләнә-тирә мохитне саклау идеяләрен алга сөрү, үз фикереңне яклау өчен потенциал булдыру, укучыларның мәктәп тормышында катнашуына ярдәм күрсәтү.  

Татарстанның тикшеренүдәге уртача баллы – 548. Республика мәктәпләре укучыларының тикшеренү буенча нәтиҗәләре уртача күрсәткечтән 31 баллга югары. Россиядә база дәрәҗәсендә укучыларның 3,7 проценты булса, Татарстанда – 2,4 проценты.   

«Әмма максимум һәм минимумны тоташтыручы туры бар. 662,47 балл – бу күрсәткеч Даниягә караганда 76,47 баллга югарырак, Россиягә караганда – 112,47 баллга, уртача ISSC буенча – 145,47 баллга. Бу Әлмәт мунициципаль районының № 16 мәктәбе. Бу гаҗәп нәтиҗә. Шул ук дәрәҗәдә тагын бер мәктәп бар – 663 балл Липецк өлкәсендә».

«Безгә ни дәрәҗәдә булуыбызны һәм нәрсәгә игътибар итәргә һәм нәрсәне комплекслы хәл итәргә кирәклеклне аңларга кирәк. Тикшеренү материаллары әйбәтләп өйрәнүне таләп итә. Минемчә, Мәскәү коллегаларыбыз белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәк. Тулаем Татарстан ярыйсы гына әйбәт баскычта, әмма игътибар итәргә тиешле моментлар бар, чөнки белем бирү һәм тәрбия сыйфаты бик мөһим. Кайбер урында без югарыда, ә кайсында җитәрлек дәрәҗәдә булмавыбыз борчый. Анализларга кирәк. Мөгаен, без боларның барысын да өйрәнеп чыккач, нинди дә булса йомгак документ булыр һәм без юл картасын билгеләрбез», – дип йомгак ясады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International