Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында җирләрне билогияләштерү мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы культураларының уңышын арттыру өчен җирләрне биологияләштерү һәм туфракның уңдырышлылыгын арттыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Фикер алышуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Милли технология палатасында оештыру комитеты рәисе, «Биоцентр» ГК ФҖБ (НПО) ҖЧҖенең генераль директоры Александр Харченко, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты.

Киңәшмә барышында авыл хуҗалыгы культураларының уңышын арттыру һәм туфракның уңдырышлылыгын арттыру ысуллары, шул исәптән конкрет кырда яисә орлыклар париясендә табылган авыруларга һәм патогеннарга каршы көрәшә торган бактериаль-гөмбә препаратларын куллануның нәтиҗәлелеге мәсьәләләре каралды. Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук минераль ашламалар куллану мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International