Нәүрүз... Бу исем безгә ят та, таныш та. Нәүрүз - борынгы әби- бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Бу сүз фарсы телендә “ Яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, һ.б. илләрдә борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга, 21-22 мартка туры килә. Бу күркәм бәйрәм 23 нче март көнне Айбаш авылында да булып узды. Алдагы көнне авыл буйлап, өйдән өйгә кереп, такмаклар әйтешеп, өй хуҗаларын котлап, аларга теләкләр теләп, бәйрәм боткасына ярма, йомырка, май җыеп йөрдек. Әлеге такмаклар белән хуҗаларның йортына, мал -туарларына, кош – кортларына исәнлек саулык, муллык, бәрәкәт теләдек. 23-е көнне мәдәният йортында дәртле көйләр бәйрәмгә чакырып торды. Урамда казан асып тәмле ботка пешердек. Бәйрәмгә килгән кунаклар "Карга боткасыннан" авыз иттеләр, тәмле коймак белән чәй эчтеләр. Көчле кар яуганга бәйрәм мәдәният йортының фойесына күчте. Гармунчыбыз Субаев Илгиз абый бөтен әйләнә-тирәне ямьгә күмеп матур итеп гармунда уйнады. Бәйрәм җырлар, биюләр, милли уеннар белән дәвам итте. Шуны гына көткән кебек икенче көнне табигать тә үзгәрешләр сизелде: көннәр җылынып китте, кояш елмайды. Халкыбызның гореф-гадәтләрен , йолаларын онытмыйча , газиз авылыбызның урман-болыннарының чисталыгын саклап, табигатькә рәхимле булып, әби-бабаларыбыз яшәгән җирне саклап яшәсәк иде.
Китапханәче Гүзәл Хамидуллина