Биектау районында "Гаилә - дәүләтнең нигезе" дигән девиз астында зоналарга бүленгән гаилә ярышлары дәвам итә. 5 нче февраль көнне Әлдермеш авылы мәдәният йортында Ямаширмә, Мүлмә, Әлдермеш, Зур Кавал һәм Мәмдәл авылыннан килгән гаиләләр көч сынашты. Һәр гаилә үзешчән сәнгатьтә, аш-суга осталын күрсәтте. Конкурста Мәмдәл авылыннан Сафиуллиннар гаиләсе 2 нче урын яуладылар. Аларны тәбрик итәбез.