ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Казан кооператив институты базасында «Татарстан Республикасының бизнес геройлары» кооператив эшкуарлыгы форумы узды. Аны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә палатасы оештырды. Чарада 200дән артык кеше катнашты, болар – Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, авыл хуҗалыгы тармагы, фән һәм мәгариф, бизнес бергәлекләре, ритейл өлкәсе вәкилләре һәм экспертлар.

Биектау районы “Балкыш” балалар иҗат йорты үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Анда  шөгыльләнүче балалар   үзләренең бәйрәмнәрен зур концерт программасы  белән билгеләп үттеләр. Юбилейга  үзләренең дусларын да чакырдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International