«Татарстан Республикасының бизнес геройлары» кооператив эшкуарлыгы форумы кысаларында мелиорацияне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2017 елның 20 декабре, чәршәмбе

Казан кооператив институты базасында «Татарстан Республикасының бизнес геройлары» кооператив эшкуарлыгы форумы узды. Аны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә палатасы оештырды. Чарада 200дән артык кеше катнашты, болар – Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, авыл хуҗалыгы тармагы, фән һәм мәгариф, бизнес бергәлекләре, ритейл өлкәсе вәкилләре һәм экспертлар.

Форум кысаларында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең продукциясен базарларга чыгару мәсьәләләре каралды. Шулай ук республикада мелиорацияне һәм аквакультураны үстерүгә зур игътибар бирелде. ы в республике. «Татмелиоводхоз» идарәсе” ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин чарада каташучыларны сулыклары булган авыл хуҗалыгы кооперативларының эш тәҗрибәсе белән таныштырды. Ул, Татарстанда төрле елларда 900ләп мелиоратив буалар төзелде, дип әйтеп узды. Алар үсемлекчелек һәм балык продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыруда зур резрев һәм кулланучылар кооперациясенең яңа рәвешләрен булдыру базасы булып тора.

Марс Хисмәтуллин мелиорацияне үстерү буенча федераль һәм республика программаларының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Соңгы 5 елда 400дән артык буага һәм гидротехник корылмаларга капиталь ремонт ясалган, 30 мең гектардан артык сугарулы җирләр торгызылган. Программалар кысаларында мелиорация җайланмалары сатып алуга авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре чыгымнарының 70%ы субсидияләнә.

Нотыкчы мисалга бу юнәлештә уңышлы эшләүче Мамадыш районыннан «Писцов М.М.», «Мостафин Р.С.», «Нигъмәтҗанов М.М.» КФХларын, Тукай районыннан «Миңнеханов М.И.» Минзәлә районыннан «Дәүләтов Н.Г.» КФХларын, Әлмәт районыннан «Овощная долина» ҖЧҖен һәм башка хуҗалыкларны китерде. Алар сугару юлы белән продукция җитештерү күләмен күпкә арттыруга ирешкәннәр.

Моннан тыш, форум кысаларында “Татарстан Республикасының кооперация, мәгариф һәм бизнес геройлары” премиясе лауреатларын котлау тантанасы булды. Иң яхшы эшләүчеләр булып «Татмелиорация» траст компаниясе” ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаков һәм «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин танылдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International