Кытай Татарстанда суыткычлар җитештерә башлый

27 мая 2014 г., вторник





Татарстанның Кытай белән хезмәттәшлеге ныгый бара. Республикабыз бу ил белән товар әйләнешен үстереп, сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә ниятли. Шулай ук фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү юнәлешендә дә актив эшчәнлек алып барыла.

 


Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Хунань провинциясе губернаторы Ду Цзяхао сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзалаган. Белүебезчә, Кытай соңгы елларда сату-алу өлкәсенә генә басым ясамый. Андагы университетлар, фәнни эшләнмәләр, технологияләр һәм инновацияләр бик алга киткән. 20 ел эчендә кытайлар бу юнәлешләрне үстерүгә барлык көчләрен куеп, Европа илләре, Америка илләрендә булганны үзләренә күчерә һәм яраклаштыра-үстерә.


Анда булган технологияләр хәзер Европа технологияләрен дә уздырып киткән. Шуңа да Татарстанга фәнни яктан да, белем ягыннан да Татарстанга Кытай белән аралашырга, андагы тәҗрибәне үзләштерергә кирәк, ди Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов.


Бүгенге көндә Татарстанда Кытайдан якынча 320 студент белем ала. Әмма бу ике яклы процесс булырга тиеш, дип ассызыклады Линар Якупов. Кытайның һәр провинциясендә төрле юнәлеш буенча белгечләр әзерли торган үз университеты бар. Шуңа күрә безнең студентларны да Кытайга җибәреп укыту ниятләнә.


- Кытай Россиянең стратегик партнерына әйләнә. Ирекле рәвештә кытай телендә аралашучы һәм бу ил белән бизнес өлкәсендә мөнәсәбәтләр җайларга сәләтле икътисади белемнәре булган кешеләр бик аз. Шуңа күрә Татарстан студентларының Кытай университетларында белем алулары мөһим. Алар анда укып кайтып, Кытай компанияләре белән аралаша, уртак тел таба алачак, - диде Л.Якупов.


Мәдәни хезмәттәшлеккә килгәндә, бүген Кытайда 5 меңгә якын татар яши. Алар йөз ел элек ничек булган шулай сакланган, телләре, мәдәнияте дә үзгәрмәгән. Язулары да хәтта гарәп телендә калган.


- Йөз ел элек татарлар нинди булганын күрәсегез килсә, Урумчига барып карагыз. Шуңа күрә безгә Кытайда яшәүче татарлардан өйрәнерлек нәрсәләр байтак, - дип белдерде Линар Якупов.


Көнкүреш техникасы җитештерә торган иң эре компанияләрдән саналган Haier компаниясенең Татарстанда суыткычлар җитештерү нияте турында да сөйләнде. Бу компания Чаллыда “КИП Мастер” территориясендә 27 мең квадрат метрда урнашачак. 350 югары җитештерүчән эш урыны булдыру көтелә. Беренче этапта инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 60 миллион доллар булачак, 250 мең суыткыч җитештерү ниятләнә, икенче этапта бу күләмне 500 меңгә кадәр җиткерү көтелә”, - дип сөйләде Л.Якупов.


Бу компания “КИП Масер”да бернинди ташламаларга да ия булмаячак, башка компанияләр кебек үк бер үк шартларда эшлиячәк. Бездә җитештерелгән Haier суыткычлары Татарстан базарында гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә сатылачак. Димәк, республикабызның экспорт потенциалы да үсәчәк.



Динә ЗАРИПОВА


ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International