Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Яңа ел бәйрәмнәренә чакыра

3 ноября 2018 г., суббота

2018 елның 3, 5 һәм 7 гыйнвары көннәрендә Игенчеләр сарае каршындагы скверда мәдәни-күңел ачу чаралары узачак. Аларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Дәүләт техника күзәтчелегенең Татарстан Республикасы идарәсе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, «Татагролизинг» АҖ, «РАЦИН» АҖ һәм башкалар оештыра.

Чараларга килүчеләр төрле тәмле-томлыдан авыз итә, уеннарда-конкурсларда катнаша алалар, аларда җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм призлар биреләчәк. Мәсәлән, 3 гыйнварда квадроцикллар һәм чаналар күргәзмәсе булачак, 5 гыйнварда хайваннар күргәзмәсе, шулай ук атларда йөрү, лотереялар уйнату оештырыла. Төп приз – бозау.

Моннан тыш, һәр бәйрәмдә республиканың иҗат коллективлары катнашында җырлы-биюле программа булачак.

Чаралар 11:00 сәгатьтә башлана.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International