Биектау районында юл-транспорт һәлакате. Үлүче бар.

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Бүген иртән, Биектау авылыннан чыгып,  Казанга таба барган юлда, "Автодорстрой" ягулык станциясе каршында юл-транспорт һәлакәте булды.
Әлеге автозаправкада эшләүче оператор ханым, төнге сменада эшен тәмамлап, өенә кайтырга дип, автобуска чыгышы була. Юлны ул җәяүлеләр өчен чыгу урыны булмаган җирдән аркылы чыгарга тели һәм нәтиҗәдә, 14 модель Лада машинасына тапатала. 

Алган җәрәхәтләрдән җәяүле һәлакәт булган урында җан бирә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International