Бүген Биектау районы Прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен тантаналы төстә билгеләп үттеләр.
Әлеге тантаналы чарада безнең коллегалар "Биектау" медиахолдингы хезмәткәрләре дә Биектау районы прокурору Минакдас Шәрәпов кулыннан Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
"Биектау"медиахолдингы директоры Эльвира Мостафина, "Высокогорские вести" - "Биектау хәбәрләре" газетасы баш мөхәррире Роза Ибраһимова һәм "Биектау ТВ" телеканалы видеооператоры Фәнил Мөхәрләмовлар "Биектау районы Прокуратурасы эшен актив яктыртулары һәм районда законлылык һәм тәртипне ныгытуга керткән өлешләре өчен" Минакдас Әхтәм тарафыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Хезмәттәшләребезне чын күңелдән котлыйбыз!