Татарстанда авыл хуҗалыгы үсемлекләрен яклау буенча эшләр башкарыла. 28 майга авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен чүпләнүгә каршы эшкәртү 449,5 мең гектар мәйданда башкарылган, корткычларга каршы – 186,7 мең га, авыруларга каршы – 149 мең га мәйданда.
2018 елның 4 июнендә IX Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсына гаризалар кабул итү башлана. Аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Россия авыл яшьләре берлеге оештыра. Әлеге проекттта 9 ел дәвамында 12 меңнән артык кеше катнашты. Конкурсның төп максаты – яшь буында ватанпәрвәрлек идеяләрен һәм аларда үзенең кече Ватаны өчен милли горурлык хисләре тәрбияләү.