Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында сервислардан файдаланырга уңайлы чат-бот ярдәм итә

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында кулланучыларның сорауларын анализлый, кирәкле мәгълүматны таба һәм оператор ярдәмендә дә, мөстәкыйль рәвештә дә диалог алып бара торган чат-бот сынала.

Чаттагы бот белән аралашу порталның uslugi.tatarstan.ru махсус диалог тәрәзәсендә авторизацияләнгән кулланучылар өчен ачык. Кызыксындырган сорауны керткәндә җавап автомат рәвештә формалаштырыла.

Өстәмә интеллектлы Чат-бот апрельдән Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Контакт-үзәге операторлары эшендә кулланыла. Чат автоҗаваплары хисабына хәбәрләрне эшкәртү вакыты 36% ка кадәр кими.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International