Министрлык муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүдә стажировка мәйданчыгы булачак

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

22 апрельдә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  министр  урынбасары  Олег  Земсков   рәислегендә   муниципаль хезмәткәрләрне  стажировкалау  буенча  оештыру  очрашуы  узды.   

Кунакларны  сәламләп,  Олег Земсков, мондый  чара  Министрлыкта  беренче мәртәбә уза  һәм финанс ярдәме  алуга  документлар  пакетын  тутыру һәм  экспертизалау  буенча  Министрлык  тәҗрибәсен тулырак   өйрәнү  өчен  стажировкага  килгән   муниципаль хезмәткәрләргә  һәрьяклап    ярдәм  күрсәтеләчәк,  дип  билгеләп  үтте.   Министр  урынбасары  шулай  ук,  стажерлар Министрлыкта  гамәлгә куелган “бер  тәрәзә”  принцибы  буенча  дәүләт субсидияләренә  документлар  тапшыру   системасын  өйрәнә алалар,  дип  сөйләде.    

«Финанс ярдәме  алуга  документлар  тутыру  һәм экспертизалау» темасы  буенча квалификация  күтәрү  курсларын  узу  кысаларында  дәүләт хезмәткәрләрен  һөнәри  үстерү  өчен   Министрлык стажировка мәйданчыгын  үти.       

  22 - 23 апрельдә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында   түбәндәгеләр   стажировка  узачак: Минзәлә муниципаль районы  Башкарма комитеты  җитәкчесе  урынбасары     Айгөл Гатина һәм Чүпрәле  муниципаль районы  Башкарма комитетының  икътисад  бүлеге  башлыгы      Илдар Рәкыйпов.

Икекөнлек  программада    дәүләт ярдәме  алу  өчен  документлар  пакетын  детальләштерү  һәм  норматив-хокукый  базаны  өйрәнү  юлы  белән стажерларны Министрлыкның турыдан-туры  структур  бүлекчәләрендә  укыту  карала.  

 Белешмә  өчен:

Ачыклыкны  тәэмин  итү, авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләренә  субсидияләр  бирү  сыйфатын  яхшырту,  шулай  ук  Министрлыкта һәм территориаль Идарәләрдә йөрү  вакытын  киметү максатларында    “бер  тәрәзә” принцибы  буенча   «Барс. Авыл  хуҗалыгы. Субсидияләү»  пилот   проекты  гамәлгә кертелде.  Мөрәҗәгать итүче  бер  урында  бер  мәртәбә  бер     минималь кирәкле  документлар  пакетын  бер  хезмәткә  тапшыра,  аннары  бу  хезмәт  барлык  килештерү  процедураларын  һәм субсидияләр  бирүне  мөстәкыйль  рәвештә үзе  башкара.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International