Атлар сараена сәяхәт

2018 елның 10 августы, җомга

Биектау районы «Өмет» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече биредә эшләп килүче «Поверь в себя» клубына йөрүче яшүсмерләр белән терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш программасы кысаларында Биектау районында урнашкан Л. Усманов җитәкләгән атлар сараена экскурсия оештырды.

Бу чараның төп максаты: яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү алымнарын пропагандалау, тәртип бозучыларның санын киметү, террорга һәм экстремизмга каршы көрәшү, хайваннарга, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Барысы бу чарада 14 балигъ булмаган бала һәм 7 ата-ана катнашты. Алар бик теләп хайваннарны тәм-том белән сыйладылар, ат өстендә йөреп карадылар.

Соңыннан ата-аналарга һәм балаларга профилактик буклетлар тапшырылды.

Мөмкинлектән файдаланып, КФХ җитәкчесе Усманов Ленар Искәндәр улына олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Социаль белгеч Ләйсән Галәвиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International