Ел башыннан бирле татарстанлылар ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша 6,6 млн түләү ясадылар

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның беренче алты аенда татарстанлылар Портал һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасы  аша 6,6 млннан артык түләү операцияләре ясадылар. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда  бу 1 млн.га артык. Түләү өчен иң популяр сервислар - ТКХ  хезмәтләре, балалар бакчасы һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар.

Түләү буенча хисаплау турындагы мәгълүмат Порталда кулланучының шәхси кабинетына һәм мобиль кушымтада яисә электрон почта аша оператив рәвештә килүе бик уңайлы. Әлеге сервис «автоплатеж» сервисы белән бергә иң мөһим хезмәтләрне вакытында түләргә мөмкинлек бирә.

Бүген кәгазь квитанцияләр актуальлеген югалта, Портал кулланучылары хәтта торак-коммуналь хезмәтләр өчен счет-фактураны да электрон рәвештә алалар – түләү алдыннан суммалар белән танышырга һәм биредә комиссиясез түләргә мөмкин. Моннан тыш, Портал кулланучылары барлык кылынган түләүләр тарихын карый алалар.

Сораулар килеп туган очракта контакт-үзәккә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Ул тәүлек буе (843)5-114-115 телефоны аша эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International