Татарстан Президенты "хәләл" кебек продуктларны сертификацияләүгә җитдирәк карарга чакырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "хәләл" тамгалы продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде, дип яза Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка “хәләл” тамгалы продукциянең җитештерү таләпләренә туры килүен тикшерергә йөкләгән. “Хәләл” ризыклар мөселман традицияләре буенча җитештерелгән продукция, анда ярамаган компонентлар булу мөмкин түгел дип искәрткән ул.
Тикшерү оештыруга "Челны-мясо" (Татарстанның Тукай районы) оешмасы дуңгыз итеннән ясалган продуктка "хәләл" тамгасы куеп чыгару сәбәп булган.
Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов "хәләл" тамгасы дөреслеккә туры килми, чөнки дуңгыз ите хәләл була алмый, дигән. Ул "хәләл" кебек продуктларны сертификацияләүгә җитдирәк карарга чакырган.
Рөстәм Миңнеханов республикада хәләл базарының төрле юнәлешләре, шул исәптән азык-төлек товарлары базарында да, актив үсешен алуын искә төшергән.