Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «2017 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү» федераль ведомство максатчан программасы буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү өчен аларны сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы узды. Грантларның гомуми суммасы 171,7 млн. сум тәшкил итә, шуннан 99,6 млн. сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелде.
Конкурска кертелгән 13 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативыннан 8 кооператив грантларга ия булды. Болар – «Кәүсәр», «Авант» (Лаеш районы), «Балкыш» (Балтач районы), «Тургай» (Биектау районы), «Экопродукт» (Кукмара районы), «Нива» (Минзәлә районы), «Дары природы» (Тәтеш районы) һәм «Кооператор» (Чистай районы).
Тулырак мәгълүматны биредә алырга мөмкин: http://agro.tatarstan.ru/rus/2018-2567337.htm.