Татарстан мөфтие "Мөхәммәдия" шәкертләренә дипломнар тапшырды

2018 елның 2 июне, шимбә

 

Мөфти Изге Рамазан аеның фазыйләтләре, бу айда изге гамәлләр кылу хакында нәсыйхәт сүзләрен ирештерде, гыйлем алуның әһәмияте турында вәгазь сөйләде.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең кичке бүлеген тәмамлаган 123 шәкерткә дипломнар тапшырды. Алар биредә өч төркемдә дүрт ел дәвамында белем алдылар. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзәрәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында Изге Рамазан аеның фазыйләтләре, бу айда изге гамәлләр кылу хакында нәсыйхәт сүзләрен ирештерде, гыйлем алуның әһәмияте турында вәгазь сөйләде.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин үзләштергән гыйлемнәрне тормышта файдаланырга, киләчәк тормышны мәчет эше белән бәйләргә чакырды.

Татарстан Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире Айдар хәзрәт Карибуллин кичке бүлек шәкертләренең күбесе өлкән яшьтә булуларына карамастан, гыйлемгә омтылышлары югары булуларын бәяләде.

Чарада мәдрәсә җитәкчелеге, мөгаллимнәр, остазлар катнашты, алар булачак имам, абыйстайларга, ислам дине нигезләре мөгаллимнәренә уңышлар теләде.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе – Татарстан Республикасында иң борынгы мәдрәсәләрнең берсе. Аның тарихы атаклы мәгърифәтче Галимҗан Баруди исеме белән тыгыз бәйләнгән. Мәдрәсә советлар чорыннан соң үз эшчәнлеген 1993 елдан дәвам итә. Хәзерге вакытта мәдрәсәдә 1217 кеше белем ала һәм аны ел саен уртача ике йөзгә якын кеше тәмамлый. Шәкертләрнең күбесе кичке бүлеккә туры килә: барлыгы 584 укучы укый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International