Кичә, 3 апрельдә, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Элита» ДНП» АҖ базасында «Генетика, селекция терлек үрчетү: заманча эшләү ысуллары» темасына семинар узды. Чарада “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, «Элита» ДНП” АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, районнар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Нотыклар белән «Центрплем» ҖЧҖ (World Wide Sires Russia иярчен компаниясе) вәкилләре – коммерция директоры Алексей Воеводин, нәсел эше буенча генераль директор урынбасары Сергей Холев, укыту һәм технологик тәэмин итү үзәге җитәкчесе Александр Богдан һәм башкалар чыгыш ясады.
Семинар барышында предприятиеләрнең стратегик бурычлары кысаларында нәсел үрчетүче үгезләрне сайлап алу, селекция индексларының хайваннарның генетик потенциалына тәэсире, инбридинг нәтиҗәләре мәсьәләләре һәм терлек үрчетүнең заманча ысуллары каралды.