“Ялта-Зәй”дә Россия беренчелегенә чаңгы ярышлары финалы ачылды

2018 елның 2 марты, җомга

Татарстан данын ярышларда 11 спортчы яклаячак, алар арасында зәйлеләр дә бар.

1 мартта “Ялта-Зәй” спорт үзәге базасында 17-18 яшьлек спортчылар арасында чаңгы ярышлары буенча Россия беренчелегенә финал ярышлары тантаналы төстә ачылды.

Катнашучылар парадын ярышларның баш хөкемдары Алексей Ионов җитәкләде. Россия Федерациясенең 51 төбәгеннән килгән 285 спортчыны Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов сәламләп, иң-иңнәрне Зәй җирендә каршы алуга шат булуын белдерде. Тантаналы чарада республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов,Татарстан Республикасы чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев,аның беренче урынбасары Азат Мәҗитов, Россия чаңгы узышлары федерациясе делегаты Владимир Озеров та катнашып, үзенчәлекле бәйгедә көч сынашучыларга уңышлар теләделәр.

Республикада мондый дәрәҗәле ярышның әле беренче мәртәбә оештырылуын исәпкә алып, “Ялта-Зәй”дә 2-6 мартка кадәр үтәчәк узышларга җитди әзерлек чаралары үткәрелгән иде, спортчылар тудырылган чарадан канәгать калуларын белдерделәр. Татарстан данын ярышларда 11 спортчы яклаячак, алар арасында зәйлеләр дә бар. Алар - Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Анастасия Утяганова, Ирина Полежаева, Дарья Зубарева, Алинә Вәлиуллина, Алинә Галимҗанова, Динара Хәйруллина, Владислав Варламов, Илья Куницын, Станислав Попов, Салават Хәсәншин һәм Нияз Фатыйхов.

Ярышларны тантаналы төстә ачуда “Энергетик” Мәдәният сарае сәнгать әһелләре, республиканың эстрада артисты Мөнир Рахмаев чыгышлары мул алкышларга күмелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International