Татар милли бизәкләрен саклаучылар - Өнсә авылында

2018 елның 2 марты, җомга

Өнсә авылы мәдәният йортында “Күңел бизәкләре” исеме астында чигү остасы Наилә Гарифуллинаның кул эшләреннән матур күргәзмә оештырылды. Әлеге чара элек-электән үк татар гаиләсендә булган милли киемнәргә, традицияләргә карата кызыксыну, ихтирам, хөрмәткә лаек булган матур традицияләрне саклау максатыннан оештырылды.

Күргәзмәне тәкъдим итү кичәсенә җыелган  халык күңелләре күтәрелеп, рухи азык алып, бер берсе белән очрашканга куанып таралышты дип яза Өнсә авылы мәдәният хезмәткәрләре.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International