Россиядә җир законнарына үзгәрешләр кертелде

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы тарафыннан “Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр әйләнеше турында” Федераль законның 1 һәм 14.1 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 2017 елның 29 декабрендә 447-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде. 1 статьяга үзгәрешләр 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә, ә 14.1 статьяга – 2018 елның 1 апреленнән.

Төзәтмәләр өлешле милектә катнашучыларга хәбәр итү, гомуми җыелышлар үткәрү, җыелышлар беркетмәләрен регламентлау өлешләренә һәм башкаларга кагыла. Мәс., өлешле милектә катнашучыларга гомуми җыелыш үткәрү турында хәбәр җир кишәрлеге урнашкан җирлекнең яисә шәһәр округының җирле үзидарә органы тарафыннан хәбәрләрне төбәк массакүләм мәгълүмат чараларында яисә җирле үзидарә органы сайтында бастырып чыгару юлы белән хәбәр ителә.

Гомуми җыелышның бары тик көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр буенча гына карарлар кабул итәргә хокуклы булуы билгеләнә. Өлешле милектә катнашучыларның гомуми җыелышы, катнашучылар саны гомуми санның кимендә 50%ын тәшкил итсә, тулы хокуклы була. Гомуми җыелышның аның элек кабул ителгән карарларын юкка чыгара һәм (яисә) үзгәртә торган карарларында шул карарлар күрсәтелергә тиеш.

Җирлекнең яисә шәһәр округының җирле үзидарә органы вазыйфаи заты гомуми җыелышны әзерләүдә һәм уздыруда катнаша, үзенең рәсми сайтында җыелыш беркетмәсен урнаштыра, дип билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International