ТР мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгы муниципаль районнар арасында 2017 елның 11 ай эчендә бирелгән "Балалар бакчасына чиратка басу" исемле электрон хезмәтләр рейтингын төзеде.
Балалар бакчасына гариза бирү буенча Әгерҗе муниципаль районы 93% күрсәткече белән лидер була. Шулай ук электрон сервисларга Сарман, Алькеев, Яңа Шешмә, Теләче муниципаль районнары да кушыла.
Татарстан Республикасының мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте