Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов: агымдагы елның 9 аенда республика АПКсында уртача хезмәт хакы 23,2 сум тәшкил итә

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында хезмәт өчен түләүнең торышы турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Барлык муниципаль районы районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

«Тулаем республика буенча авыл хуҗалыгы оешмаларының натураль күрсәткечләренең үсеш темплары уңай булса да, ашлыкка, шикәр чөгендеренә, көнбагышка бәяләр ике мәртәбә диярлек кимеде, сөткә бәя узган елга караганда 1,5 сумга кимрәк, бу, әлбәттә, финанс нәтиҗәләренә тискәре йогынты ясады, – диде Марат Әхмәтов. – Үсемлекчелек тармагы буенча чыгымнар 24 млрд. сумга кадәр җиткән булса, сатудан табыш 3 миллиард сумнан кимрәк көтелә, бу узган елга караганда 1,5 млрд. сумга кимрәк».

Марат Әхмәтов шулай ук АПКында бу елның 9 аенда уртача хезмәт хакы күләме турында да әйтте, ул – 23,2 мең сум тәшкил итә, шул исәптән авыл хуҗалыгы буенча – 20,9 мең сум (азык-төлек сәнәгатеннән башка), бу – икътисад буенча уртача хезмәт хакыннан 66,4% тәшкил итә, узган елга караганда 14% арткан.

Гадәттәгечә, алдынгылар арасында – югары технологияле комплекслар белән Тукай, Зеленодольск һәм Питрәч районнары.

«Әтнә, Балтач һәм Актаныш районнарында тышкы инвесторларсыз авыл хезмәтчәннәренең хезмәт хакы республика дәрәҗәсеннән югарырак, бу хуҗалыкларның эчке резервлар белән яхшы эшләве турында сөйли», – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Аның әйтүенчә, тагын бер ачык мисал – авылдагы хезмәт хакының республика дәрәҗәсенә (31,4 тыс. сум) чагыштырмасы. Тукай районында гына да хезмәт хакы дәрәҗәсе икътисад буенча уртача хезмәт хакыннан 11%ка артыграк. Шул ук вакытта «кызыл зонадагы» нефть районнарында – Азнакай, Баулы, Чирмешән, Балык Бистәсе, Яңа Чишмә, Биектау, Әгерҗе районнарында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре республика дәрәҗәсеннән 2 мәртәбә кимрәк хезмәт хакы алалар.

«Бүген, хезмәт хакыннан башка, базар икътисадында кешегә тәэсир итә торган, аның ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган нәрсә юк. Югары хезмәт хакы – иң яхшы стимул. Бу дөреслекне барлык җитәкчеләр аңларга тиеш, әмма күбесе әле моннан ерак тора», – диде Марат Әхмәтов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хезмәт хакы буенча сорауларны кабул итү өчен “кайнар телефон” эшләве турында әйтте, аның номеры: 8 (843) 221 76 21.

«Авыл хуҗалыгы җитештерүендәге базарның нинди булуына карамастан, җитештерү чыгымнары мәсьәләләрен беркем дә хезмәт хакы ресурслары исәбенә хәл итәргә тиеш түгел, бу елгы вәзгыять эчке резервларны ныклабрак өйрәнергә мәҗбүр итә. Авыл хуҗалыгында хезмәт хакын икътисад буенча уртача дәрәҗәгә җиткерү юнәлешендә эшне дәвам итәчәкбез – моны галимнәр, хезмәтне фәнни оештыручы иң яхшы хуҗалыклар белән бергәләп эшләргә кирәк», – диде, чыгышын тәмамлап, Марат Әхмәтов.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан алып барылган авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең уртача хезмәт хакы мониторингы буенча эшен уңай бәяләде. Уңышлы эшләүче хуҗалыклар мисалында күргәнебезчә, хуҗалыкларның матди-техник базасын яхшыртырга һәм югары хезмәт хакы алуга ирешергә мөмкин, диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International