«Халык контроле» медицина учреждениеләре эшчәнлеге хакында шикаятьләр кабул итә

2017 елның 3 ноябре, җомга

Табиб кабул итүенә язылу – Татарстанда иң кирәкле электрон хезмәтләрнең берсе. 2017 елның 9 ае өчен шул хезмәт белән 10 млн тапкырдан артык кулландылар. 
Медицина хезмәтләрен алганда очраучы проблемалар турында белдерүләрне «Халык контроле» дәүләт информацион системасына “Шифаханәләр һәм хастаханәләр” калыбына җибәрергә мөмкин. 

Белдерүләр тематикасы күп сораулар үзенә кертә. Ешрак – пациентлар белән эшләү, учреждениеләрнең материаль-техник хәлләре, халыкның мөмкинлекләре чикләнгән төркемнәргә үтәрлек мохитне оештыру, сәламәтлек саклау учреждениесенә беркетелгән территорияне төзекләндерү темаларына бәйле хатлар килә. 

Ел башыннан системага медицина учреждениеләре эшчәнлеге хакында 1044 мөрәҗәгать килде, аларның 60% инде хәл ителде.


Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International