Дәүләт Думасы 2018-2020 елларга федераль бюджет проектын беренче укылышта кабул итте

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

Дәүләт Думасы РФ хөкүмәте керткән 2018-2020 елларга федераль бюджет проектын беренче укылышта кабул итте. Документның икенче укылышы 17 ноябрьгә  билгеләнгән.

“Бюджет безнең дәүләт алдында торган бурычларга җавап бирә. Беренче бурыч – үсешне стимуллаштыру, икътисад үсешенең югары темпларын тәэмин итү. Икенче бурыч, ләкин әһәмияте буенча бәлки беренче урындадыр – дәүләт өчен катлаулы 2015-2016 елларда түбәнәйгән халык керемнәрен торгызу. РФ хөкүмәте сезгә тикшерүгә тәкъдим иткән бюджет нәкъ менә шушы бурычларга, хәлиткеч бурычларга җавап бирә”, - диде пленар утырышта РФ финанс министры Антон Силуанов.

Аның әйтүенчә, хөкүмәт бюджетара трансфертларны бүлү мәсьәләсенә бик төгәл якын килә. Бу аны “нәтиҗәлерәк, гаделрәк” гамәлгә кую өчен шулай эшләнә. “Без бюджет тәэмин ителешен тигезләү өчен методиканы камилләштерүне дә күздә тотабыз һәм өч яклы эшче төркем кысаларында хезмәт хакын күтәрүгә, бюджетның балансланганлыгын тәэмин итүгә каралган акчаларны бүлүне тәкъдим итәчәкбез”, - диде Финанс министрлыгы башлыгы.

“Моннан тыш, төбәк финансларына ярдәм итү йөзеннән РФ субъектлары бюджетларына дизель ягулыкка акцизларның бер сумын тапшыруны күздә тоттык. Һәм хәзер трансфертларның күп өлешенең бүленеше 2018 елга бюджетта исәпкә алынган: барлык субсидияләрнең 76% 2018 елга бюджетта бүленгән, икенче укылышка бөтен 100% бюджетта бүленеп бетәргә тиеш”, - дип искә төшерде Силуанов.

Силуанов РФ субъектларының бурыч йөкләмәләренең кимүенә өмет итә: “Әгәр төбәкнең салым һәм салым булмаган керемнәргә карата бурычының иң чик ноктасы 36% тәшкил иткән булса, без бу күрсәткечне 33% кадәр киметәбез һәм киләчәктә аны 30% кадәр азайтырга планлаштырабыз. Шулай итеп, бурыч йөкләмәсен киметү буенча кире тенденция китте”. “Һәм без РФ субъектларының югары кытлыкларын планлаштырмыйбыз: әгәр үткән ел төбәкләрнең бюджет кытлыклары 12,4 млрд сум тәшкил иткән булса, быел якынча 15, алга таба төбәк бюджетларының дисбалансы 0 дән алып 50 млрд сумга кадәр тәшкил итәчәк дип исәплибез. Бу шактый кабул итәрлек һәм бу РФ субъектларына бурыч йөкләмәсенең артуына китермәячәк”, - дип саный министр.

Формалаштыруның төп принциплары

Министрлар Кабинеты өч еллык бюджет проектын социаль йөкләмәләрнең үтәлешен тәэмин итү һәм тотрыклы икътисадый үсешкә шартлар тудыру максатыннан чыгып формалаштырган. Теләсә кайсы икътисадый конъюнктурада социаль йөкләмәләр үтәләчәк.

Тотрыклы үсешне тәэмин итү максатыннан бюджетта кытлыкны киметү һәм бюджет чыгымнарын оптимизацияләү буенча төгәл ориентирлар салып калдырыла, бюджет кагыйдәсенең яңа конструкциясе файдаланыла. Министрлар Кабинеты мондый кагыйдәне куллану беренчел дәрәҗәдә кытлыксыз бюджетка (Urals маркасы нефтенә бәяләр баррель өчен 40 доллар дәрәҗәсендә саклану шартларында) инде 2019 елда чыгарырга мөмкин дип исәпли.

Төп характеристикалар

Киләсе өч елда РФ бюджеты керемнәре номиналь чагылышта үсәчәк, ләкин тулаем эчке продуктка карата процентларда кимиячәк. 2018 елда алар  15,258 триллион сум (ТЭП 15,7%), 2019 елда — 15,555 триллион сум (ТЭП 15,1%), 2020 елда — 16,285 триллион сум (ТЭП 14,8%) тәшкил итәчәк. 2018 елга бюджет чыгымнары 16,529 триллион сум (ТЭП 17%), 2019 елга — 16,374 триллион сум (ТЭП 15,9%) дәрәҗәсендә планлаштырыла. Шул ук вакытта 2020 елда номиналь чыгымнарның сизелерлек үсүе көтелә 17,155 триллион сумга кадәр, ләкин ТЭПка карата процентларда алар 15,6% кадәр кимиячәк.

Шулай итеп, 2018 елда бюджет кытлыгы ТЭПның 1,3%, ә 2019 һәм 2020 елларда ТЭПның 0,79% кадәр кимиячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International