Татарстаннан өч катнашучы авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсы призерлары булдылар

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

«Минем җирем – Россия» авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсына йомгаклар ясалды. Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү департаменты тарафыннан “Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте” ФДБУ белән берлектә 9 номинация буенча уздырлды. Быел шулай ук редакцияләр өчен (басма, теле-, радио- яисә интернет-басмалар) беренче мәртәбә номинация билгеләнде. Моннан тыш, быел иң яхшы мәгълүмати проектлар өчен Гран-при каралды. Конкурска илебезнең 81 төбәгеннән 5329 эш тапшырылган иде. Иң күп катнашучылар Үзәк, Идел буе һәм Себер федераль округларыннан.

Татарстаннан өч катнашучы «Минем җирем – Россия» авыл тематикасы буенча мәгълүмат-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсында призерлар булдылар. Конкурска билгеләнгән Гран-при «Земля-землица» иҗтимагый-сәяси газетасының баш мөхәррире Владимир Белосковка «Четверть века фермерского движения» дигән китабы өчен бирелде. Бу очерклар җыелмасы Татарстанда барлыкка килә торган фермер династияләре турында. Бүгенге көндә фермерлыкны дәүләт ярдәме белән үстерү – илнең азык-төлек иминлеген ныгытуның, ампортны алмаштыру мәсьәләләрен хәл итүнең бер юлы. Дәүләт ярдәме нәтиҗәләрендә фермерлык секторы яшьләрне үзенә җәлеп итә. Нәкъ менә шулар турында, шулай ук фермерларның уңышлары турында яза автор үз китабында.

Авторлар төркеме өчен «Авыл гаиләсенең бүгенге йөзе» номинациясендә “Сөембикә” иҗтимагый-сәяси һәм әдәби журналы өченче урынга ия булды. Редакция конкурска биш язма җибәргән иде: «Пусть на этой земле останется моя песня» (“Җирдә җырым калсын”) («Яшь көч» агрофирмасы җитәкчесе Рүзилә Хадиуллина турында), «Комбайнчы Венера» («Органик Групп» – «Чулман» ҖЧҖеннән комбайнчы хатын-кыз Венера Бикмөхәммәтова турында), «Невестка основного дома» (“Төп йорттагы килен”) (Балтачтан күпбалалы аны Фирая Зиятдинова турында), «В интернете – страничка Марьям» (Мәнди авылында кулинариядән һәм икмәк әйберләре пешерүдән тәм табучы Мәрьям Миңнегулова турында), «Одинаковые мы» (“Без бертөрлеләр”) (фермерлар Мәдинә һәм Әнәс Гыйлемхановлар гаиләсе турында).

«Успешные проекты в сфере агропромышленного комплекса» номинациясендә өченче урынны шулай ук «ЭМТех» ҖЧҖенең үсеш буенча директоры Тимур Фәттахов «Хузангай” ҖЧҖ турындагы видео-ролик өчен алды. Шуны да әйтергә кирәк, быел «ЭМТех» ҖЧҖ республика авыл хуҗалыгы оешмаларының алдынгы тәҗрибәсен яктырту проектын гамәлгә ашыра башлады. Видео-роликлар даими рәвештә ютуб-каналда урнаштырыла:https://www.youtube.com/channel/UCKVdDzq8sZj3luIDphwfSHw/videos.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International