Видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәдә илебез төбәкләрендә мәгълүмати-консультация бригадалары эшен оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында мәгълүмати-консультация бригадалары эше форматында авыл халкына мәгълүмати характердагы ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе субъектлары катнашында видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмә узды.

Фикер алышуда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү департаменты директоры урынбасары Владимир Цой, Россия авыл яшьләре берлегенең Үзәк советы рәисе Юлия Оглоблина, АПКның төбәк идарә органнары вәкилләре, Россия авыл яшьләре берлегенең төбәк бүлекчәләре, аграр мәгариф оешмалары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин, КДАУның корпоратив-кластер белеме җитәкчесе Ленар Шаһивәлиев катнашты.

Киңәшмәдә илебез төбәкләрендә мәгълүмати-консультация бригадалары эшен оештыру мәсьәләләре каралды. Мондый берләшмәләр Россия Федерациясе субъектларының АПК идарәләре органнары ярдәмендә студентлардан, аспирантлардан, Россия авыл яшьләре берлеге активистларыннан, тармак берлекләре вәкилләреннән, мәгълүмати-консультация үзәкләре вәкилләреннән төзелә. Операторы Россия авыл яшьләре берлеге булган проектның максаты – авыл укучылары арасында агрария һөнәрләренең абруен күтәрү һәм авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл территорияләрен социаль үстерү өлкәсендә дәүләт ярдәме чаралары турында авыл халкына мәгълүмат бирү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International