2017 елның 17 сентябрендә Казан дәүләт аграр университетының укыту-күрсәтмә үзәгендә «Татарстанның бакча һәм йөзем җимешләре» күргәзмә-ярминкәсе узачак.
Әлеге чара 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә һәм аңа Татарстан Республикасыннан, шулай ук күрше төбәкләрдән күпсанлы һәвәскәр бакчачылар һәм виноградчылар җыела. Күргәзмә-ярминкәдә бакча культураларын һәм виноград үстерү, аны карау буенча консультация алырга, шулай ук продукция һәм утыртма материал сатып алырга мөмкин булачак.
Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Ферма-2, Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институты укыту-күрсәтмә үзәге.
Күргәзмә 10:00 сәгатьтә эшли башлый.